Юмор остасы, җырчы Данир Сабировның төркеме сезон ябылышын (хәзер инде «ачылышын» дип әйтергә дә вакыт җитә кебек) бик тә үзенчәлекле итеп бәйрәм иткән. Авыл тормышы белән яшәп алырга сусаган төркемен Данир Мамадыш районының Яңа Комазан авылына алып кайткан. Бәйрәмнең мунча белән шашлыгы гына түгел, аты да, тракторы да, сазы-пычрагы да булган. Күңелле сторислар белән җырчының хатыны, концерт директоры Миләүшә Сабирова бүлешә.
Артистларны әлеге авылда яшәүче дуслары Вильнюс исемле абый каршы алган.