Һәрвакыт елмаеп, янып яшәгән, башкаларның да кәефен гел күтәреп, яшәргә дәрт биреп торган, шат күңелле «Арча Шамкае»ның кинәт кенә вафат булуын кабул итүе дә авыр. Әле генә туйларны кыздырган Марат Газизов бүген гүр иясе. Бүген, өйлә вакыты кергәнче аны җирләгәннәр, дип беләм. 47 яшьлек түм-түгәрәк, энергиясе ташып торган Марат Газизов инсульт кичергән. Аны аңсыз хәлдә Казанга, МКДЦга алып килгәннәр, операция булган. Якыннары, операциядән соң тернәкләнер дип өметләнгән.
«Күпме энергия...