1 август көнне «Күңел» радиосы оешуга 27 ел тула. Радио быел да үзенең туган көнен бик зур концерт белән билгеләп үтәргә җыена. Тамашада татар эстрадасының 20гә якын җырчысы чыгыш ясар дип көтелә.
«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, соңгы 3 елда «Күңел» радиосының туган көнен концерт белән билгеләп үтү бер матур традициягә әверелгән.
«Без беренче елны «Күңел» радиосында эшләп киткән бөтен алып баручыларны, алай гына түгел, техник яктан радио эшчәнлегенә катнашы булган кешеләргә хәтле җыеп...