«Керәшен чибәре» титулын алган кызның берничек тә бу исемгә тап төшерергә хакы юк»
Милена, сине финалга узуың белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге бәйгедә катнашу теләгең күптән бар идеме инде, әллә кинәт уйлап катнашырга булдыңмы?
Бәйгедә катнашу, иң беренче чиратта, минем балачак хыялымдыр. Чөнки ул бәйгене кечкенәдән күреп үстек. Гаиләбез белән, бер ел да калмыйча, Питрауга бара идек. Элегрәк «Керәшен чибәре» бәйгесе, ничектер, башка төрлерәк уза иде. Хәзер ул бик нык үзгәрде инде, аның дәрәҗәсе күпкә артты.