Җырчы Рамил Галимҗанов Мамадыш районының Түбән Сон авылы Сабан туена килгән иде. Җыр белән җыр арасында, артистка берничә сорау бирергә өлгердем.
Рамил, сезне хәзер сәхнәләрдә сирәк күрәбез.
Чакырган җирләргә йөрибез, Гөлназ. Бу арада бик күп Сабантуйларда эшләдек. Банкетлар, юбилейлар булып тора, тик утырган юк.
Халыкка күбрәк күренер өчен акча күбрәк кирәк. Иҗаттан туктамадым, әмма телевидениегә җырлар биргәнем юк. Яңа җырлар яздырам, аларны банкетларда башкарам.
Банкетлар белән генә гаиләне тотып буламы?