Кайбыч районы Урсак урманчылыгында 50 елдан артык Айрат Әдиятуллин эшли. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Хәйруллина урманны җаны-тәне белән сөйгән шәхес белән «Интертат» сайты өчен интервью әзерләде.
Айрат абый – атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре. Кышын, чаңгыларын киеп, питомникка көненә 2-3 тапкыр барып кайта. Ерткыч хайваннар кермәдеме икән дип, күз-колак булып тора. «Әгәр дә яңадан тусам да, мин башка һөнәр сайламас идем! Урманчы булыр идем!» ...