Авылда нинди зур эшләр эшләнсә, барысына да матди ярдәм итә - яңа татар ак бае тарихы
«Миллион акчаң булса, нәрсә алыр идең, яки кемгә бирер идең?» – дип кечкенә вакытта бер-беребезгә сораулар биреп хыяллана идек. Бәлки инде, ул вакытта миллионнан да зур саннарны белмәгәнбездер, ә бәлки, әниләребезнең акчаны очын-очка гына бәйләгәннәрен күргәч хыялланганбыздыр.
Ләкин беребез дә ул кадәр акча белән эш итмәдек. Арабыздан чыккан егетебез Рамил Хәлиуллин гына балачак соравына тулы җавап бирә ала торган кеше булды.
Язмыш аны кечкенә вакыттан ук сынаган
Рамил Васил улы Хәлиуллин кечкенә генә ...