Дагыстандагы фаҗига шаһиты: «Йортларның түбәләре генә күренә… Йөрәк елый»
Бу көннәрдә кояшлы Дагыстанны танырлык түгел. Шәхси йортлар арасыннан ургылып аккан су ташкыны, елгага әверелгән урамнар, судан түбәләре генә күренеп торган машиналар… Ничек тә булса түбәгә менәргә теләп, салкын суда йөзгән кешеләр. Суда йөзеп йөргән маллар… Шундый авыр кадрлар массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук социаль челтәрләрдә таралды.
Март азагында һәм апрель башында коеп яуган яңгырлар төбәктә бик көчле су басуларга китерде. Моның кадәр явым-төшем Дагыстанда соңгы тапкыр 1919 елның мартында күзәтелгән булган.