Уфада яшәүче хатын-кызның катарактадан дәвалау өчен 100 меңлек операция ясаткач, бер күзе сукырайган.
«SHOT» телеграм-каналына билгеле булганча, 61 яшьлек Зифа Зиннурова Магнитогорск шәһәрендә лазер хирургиясе буенча доктор Казакбаевның шәхси клиникасына мөрәҗәгать итә. Зифаның бер күзе начар күргән була, күз күремен яхшыртырга теләгән. Аңа операция ясыйлар: тонык хрусталигын алалар һәм аны линзага алмаштыралар. Гадәттә күз күреме 1-4 атна дәвамында тотрыклылана, әмма инде операциядән соң 1-2 сәгать узуга Зифада ялкынсыну башлана...