Вахит абый, нишләп китәргә булдыгыз?
Беренчедән, мин инде 70 яшемне тутырдым. Зарланып әйтүем түгел, картайдым, димим. Газета бик нык энергияне «ашый», ә мин – роман язарга тиешле кеше. Мин моны төрле яклап аңлатып бирә алам. Мисал өчен, Татарстанда Пугачев восстаниесен минем кадәр өйрәнгән бер кеше дә юк. Мин – бердәнбер. Архивларга йөреп, 12 ел гомерем үтте. Мин бик күп мәгълүмат тупладым. Аларны язарга кирәк. Мин аңлыйм, газетаны да чыгарырга кирәк, тик матбугатның бер ягы бар: аны бүген укыйлар, ә иртәгә онытыла.