Федерация советының мәгълүмати сәясәт буенча комиссиясе башлыгы Алексей Пушков квадробер балаларның әти-әниләренә җәза кертүне яклап чыкты. Мондый инициатива белән «Бердәм Россия» партиясе депутаты Сергей Колунов чыккан иде.
Колунов фикеренчә, балалары квадробер булган әти-әниләрне административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга, кайбер очракларда ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә кирәк. Бу хакта РБК яза.
Омскида социаль челтәрләрдә таралган видеога җавап итеп, парламентарий шундый тәкъдим белән чыкты.