Чаллыдан Резидә Нуретдинова: «Әниемнән соң кызым, узган ел улым да вафат булды»
«Хәйрияче, эшмәкәр Рөстәм Гатинның Лисинчанск балаларына оекбаш, бияләйләрне биргән видеосында үзем бәйләгәннәрне күреп, төне буе еладым. Үзем дә армиядә писарь булып хезмәт иткән кеше буларак, хәрби хәрәкәтләр барган җирләрдәге хәлләрне яхшы беләм. Грузиядә бәрелешләр вакытында, җир тетрәгәндә яшәгәндә бер кисәк ипинең, сөтнең кадерен белергә өйрәндем», – ди Чаллыда яшәүче Резидә Нуретдинова.
«Татарча җыр ишетү күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә иде»
Актаныш районының Тәкмәк авылы кызын язмыш күп сыный.