Былтыр май аенда Мәскәү өлкәсендә Ликино-Дулёво шәһәрендә иҗтимагый тәртипне бозу турында хәбәр килә. Патруль хезмәтендәге өч полицейский шул урынга килә. 45 яшьлек Ойбек А. исемле Үзбәкстан кешесе исереп тәртип бозган була. Ул үзен белештермәс хәлдә була – ачык итеп сөйләшә дә, йөри дә алмый.
Кече лейтенант Сергей Ц., лейтенант Федор О., өлкән сержант Андрей О. исерекне айнытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килә – машинага утыртып Дуброво һәм Загряжская авыллары уртасындагы урманга алып чыгалар… һәм шунда калдыралар.