Тыйнаклыкка таба борылыш яисә купальниксыз «Мисс Татарстан – 2026» финалыннан репортаж
Тамаша залына таба барган чакта бер кыз: «Кызларыбыз белән танышыгыз», – диде һәм кулыма буклет сузды. Әлеге буклетта 30 кызның фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат бар иде – исем-фамилиясе, ничә яшь, кайдан. Шулай бәйге башланыр алдыннан катнашучылар белән танышу мөмкинлеге булды.
Кызларның күпчелеге Казаннан (15 кыз). Калганнары Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Иннополис, Лаеш, Лениногорск шәһәрләреннән, шулай ук Ютазы һәм Яшел Үзән районнарыннан. Узган ел әлеге титулны Түбән Кама кызы алган иде.