«Өметсезлектән – зур җиңүгә»: драматургия семинары нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар
«Без бит бу эшне драматургиядә яңа исемнәр ачу максатыннан чыгып башлаган идек. Тик семинаристларның тәҗрибәләре төрле дәрәҗәдә булып чыкты, – дип аңлатты Фәридә Исмәгыйлева, жюри әгъзасы, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры. – Спектакльләре чыккан авторлар да бар, бәйгеләрдә җиңгәннәре дә, шул ук вакытта беренче мәртәбә пьеса язып караган кешеләр бар. Шуңа күрә мондый карарга килдек: әлбәттә, алдан планлаштырганча, 5 пьесаны һәм аларның авторларын аерып күрсәтәбез, исемлектә алар йолдызчык белән булачак...