Закон таләпләре үзгәрә
2025 елның 1 мартыннан РФ Җир кодексына һәм бакчачылык турындагы законга үзгәрешләр кертә торган федераль закон гамәлдә булачак. Росреестрның Татарстан идарәсе Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илсур Кәримов сүзләренчә, яңа законда «җир кишәрлеген файдалану» төшенчәсе бар һәм аның сроклары күрсәтелә. Элек төгәл сроклар әйтелми һәм җир кишәрлеген файдалана башлауның төгәл тәртипләре дә юк иде.
– Торак пункт эчендә урнашкан җир кишәрлекләре (шәхси торак төзелеше...