«Тылсымлы көнне туганмын бит мин, әни»
Гомере буе шикәр чире белән авырган Ландыш ишемик йөрәк авыруы белән китеп барган. Шикәр чире бала чагында ук ачыкланса да, Ландыш үзен һәрвакыт яхшы хис иткән, күңеле шат булган. Баланың хәле кинәт начарланып, 1 ел эчендә кояшта кипкән гөл кебек сулуын Эльвира апа, бозым түгелме икән, дип тә уйлый. «Бер генә дә үләр дип үстермәгән идек бит без аны», – дип өзгәләнә ул.
Ландышыбыз шундый матур кышкы көндә дөньяга килде. Туган көне – 2001 елның 1 гыйнвары.