«Үзгәрдем»
Яңа концерт программаң «Үзгәрдем» дип атала. Тышкы яктан башка Русланга әверелдең, күреп торабыз. Тагын нинди үзгәрешләр турында сүз бара?
Тышкы яктан, дөрес, үзгәрдем. Сакал үсте (көлә). Рухи яктан да үзгәрдем. Дөньяга башкача карый башладым, кешеләргә артык ышанмаска өйрәндем. Төп үз-үзеңә таянырга кирәк, үзең тырышып-тырмашып өскә үрмәләмисең икән, сиңа беркем дә, бернәрсәне дә китереп бирмәячәк.
Шундый уңышлы бара эшләрең соңгы елларда, күз тимәсен. Элек тә менә шулай эшләп булган бит...