Шагыйрь һәм табиб Ринат Мәннанны соңгы юлга озату мәрасиме Себер тракты урамында урнашкан Судмедэкспертиза бинасының Матәм залында узды. Язучының үзе кебек аны озату мәрасиме дә тыйнак кына иде.
Мәрасимне Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал алып барды. Язучының туганнары белән бергә оештыру эшләре аның җилкәсенә дә төшкән.
Рифат Җамал: «Кешеләр төрле була: күренеп йөри торганнар була, тыйнаклар була. Каюм Насыйри, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Ринат Мәннан бик тыйнак кеше.