90нчы еллар уртасы. Лениногорскидан Тимәш авылына практика узарга килеп төшкән студент егет Илдарның биредә бер чибәргә күзе төшә. Илдарның язмышы – Ләйсән була ул. Яшьләр бик яратышып йөриләр. Кыз егетне армиягә озатып кала. Армиядән соң туй үткәрәләр. 1 елдан Ләйсән Илдарга сөенечле хәбәр ишеттерә: «Безнең сабыебыз булачак!». 9 айдан дөньяга түп-түгәрәк малай бала туа. Давид исеме кушалар. Ә киләсе елны Илдар белән Ләйсән район бала тудыру йортыннан инде икенче уллары Рувимны алып кайта. Ә аннары......