Җиңү бәйрәме уңаеннан, Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Казанда 10 майга кадәр кайбер урамнарда һәм парковкаларда транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү белән бәйле. Кирәк булган очракта, 10 май көнне 23:59 сәгатькә кадәр Үзәк стадион һәм цирк арасындагы 227 нче номерлы парковка киңлегендә хәрәкәт чикләнә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
11 май көнне 11:00 сәгатькә кадәр, кирәк булган очракта, «Үзәк» стадион янындагы парковка зонасы һәм Әсгать Галимҗанов скверы янындагы юл ябыла.