Яшьләр Атнабайны укый: «Ә без аның үзен яхшы беләбезме икән?»
«Таштан юкә суелганмы, әллә Юлай әдәби мохиткә чумганмы?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Дөресен әйтим: чарага курсташым, КФУ студенты һәм радиожурналист Гөлназ Рәшитова чакырганга бардым. Ул бу кичәнең алып баручысы да иде – күреп кайтырга булдым. Әлеге очрашу мәшһүр шагыйрь, әдәбиятыбызның йөзек кашы Әнгам Атнабаев истәлегенә багышланды.
Язучылар берлегенең икенче катына күтәрелгәнче үк, тамашачыны музыка каршы алды: гардероб янындагы рояльдә Руслан Габбасов белән Диләрә Нәбиуллина «Галия белән Заһир җыры»н кабатлый иде.