Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Мөнир Әһлиуллин вафат
Журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Әһлиуллин 85 яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына журналистның улы хәбәр итә.
Мөнир Абдулла улы 1940 елның 27 сентябрендә Буа районының Кыр-Тәүгелдесе авылында туган. Казан университетын һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаган.
1960 елдан Кама Тамагы районының «Кызыл байрак» газетасы мөдире була. Аннары телевидениедә эшли – 1963 елдан Лениногорск студиясе редакторы булып хезмәт итә.