Ташкенттан Сәмәркандка кадәр – борынгы шәһәрләр, татар моңы: Үзбәкстанга күңелле сәяхәт
Татар халык хоры ел саен дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез янына юл ала. Максатыбыз – җыр һәм сүз аша татар мәдәниятен, халкыбызның рухи байлыгын таныту, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар белән бәйләнешне ныгыту. Финляндиядән башлап Азәрбайҗанга кадәр сузылган бу иҗади сәяхәтләр күпләр өчен көтеп алынган вакыйгага әверелде. 2018 елда Финляндиядә башланган бу матур традиция төрле елларда Самара, Бурятия, Төньяк Осетия, Азәрбайҗан кебек төбәкләрдә дәвам итте. Һәр җирдә безне үзләренчә якын кабул иттеләр...