Самараның Исаклы авылында яңа мәчет ачылды: «Авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырый»
Әйтерсең лә Исаклы авылында мәчет ачылу тантанасы уңаеннан күк йөзендә матур булып кояш күтәрелде. Без авылыбызның имам-хатыйбы Раил хәзрәт һәм аның хәләл җефете Заидә апа Зәкиуллиннар белән, машинага утырып, Исаклыга юл тоттык.
Бирегә килеп җиткәч, мәчет алдындагы мәйданга җыелган халыкны күреп исебез китте. Шатлыктан йөзләре балкып торган кунаклар бер-берсен сәламли, якын туганнар, дуслар кочаклашып күрешәләр, истәлеккә фотога төшәләр. Ә бәйрәм табыны әзерләнгән зур чатырдан борынны кытыклый торган тәмле исләр таралган.