Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова: «Беренче тапкыр кызыл кыяр уңышы алдым»
Тырыш, уңган һәм матур итеп дөнья көткән булдыклы кешеләргә сокланмыйча мөмкин түгел шул. Ниләр генә үстермиләр бит, ничек кенә барсына да өлгерәләр?! Гөрләтеп бакча үстерүче Ризида апа белән быелгы уңышлары, көзге бакча эшләре хакында сөйләшеп алдык.
«Һәр экзотик яшелчә-җимеш – «на любителя»
Уңышлар мул булдымы, Ризида апа?
Экзотик яшелчә-җимеш бик аз калды инде, шулай да кайсыберләре әле һаман да күзләрне иркәләп, күңелләрне сөендереп тора. Циклантера – бик яхшы гына үсте, уңышы белән дә шатландырды.