Марат Яруллин туган ягында картлар йортында бәйрәм оештырган
Танылган җырчы Марат Яруллин туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Уразавыл авылында картлар йортында Мәүлид ае уңаеннан бәйрәм оештырган. Җырчы картларны тәм-томнар белән сыйлаган, туганнары белән бергә гармунга кушылып җырлаган. Бу хакта «Туган як» – Түбән Новгород өлкәсе татар газетасы яза.
«Мәүлид ән-Нәби ае кысаларында, Актук авылыннан Максут абый һәм Рафия апа Яруллиннарның гаилә традициясе буенча, аларның балалары Ринат, Гөлнара һәм Марат исеменнән Уразавыл авылы...