Кызыл чөгендердән һәм сырдан кабымлык рецепты
Сарман районы Сарман авылында яшәүче Резидә Фәйзуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыл чөгендер һәм сыр рулеты рецепты белән уртаклаша.
Чөгендер рулеты
2 уртача зурлыктагы пешкән кызыл чөгендер, 2 йомырка, 150 грамм он, 100 мл сөт, бер чеметем тоз кирәк.
Башта йомырканың агын сарысыннан аерырга һәм чеметем генә тоз салып, үз формасын тотып торырлык хәлгә килгәнче блендер белән күпертергә. Пешкән чөгендерне угычтан уарга, аннары блендер белән изәргә. Шуңа йомырка сарысын...