Кура җиләген варикоз авыруыннан ничек кулланырга
Кура җиләгенең дәвалау сыйфатларын борын-борыннан яхшы белгәннәр, аның яфрагын җыеп, кышкылыкка киптереп куйганнар. Борынгы Грециядә аның җимешләре косметикада киң кулланылган. Бу хакта «Кызыл таң» сайтында хәбәр ителә.
Киптергәненә караганда, сутлы, яңа өзелгән кура җиләгендә файдалы матдәләр бигрәк тә күп. Аның составында органик кислоталар, шул исәптән салицил кислотасы бар. Шуңа да бу җиләк салкын тиюгә каршы кулланыла, тирне куа, тән температурасын төшерә.
Кура җиләгендә тимер дә күп...