Данир Сабировтан Салават, Җәвит һәм Ринат турында мәзәк: «Мин атам, син «утырырсың»
Данир Сабиров сәхнәдә чыгышларының берсендә остазы Салават Фәтхетдиновның таланты турында үзе уйлап тапкан мәзәкне сөйләп, тамашачыларның кәефен күтәргән.
– Салават абый – шундый шәхес. Ул «судан коры чыга» ала. Ул – сәләт. Менә ул 100 процент үзе гаепле булса да, «менә шулай булган бит» дисәң дә... «Мин гаепле түгел», – дип тора ул. Ул – талант. Мин аның ул таланты турында анекдот та уйлап таптым. Үзе дә рәхәтләнеп көлде инде.
Күз алдыгызга китерегез. Салават абый, Ринат абый Рахматуллин һәм Җәвит Шакиров ауга киткәннәр, ди.