Рөстәм Миңнеханов: «Дәһшәтле еллар һәм геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналында республика халкына мөрәҗәгать итте.
«22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн... Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сугыш башланган көн турында видеоязма урнаштырган.