Зелпе җимешенең файдалы үзлекләре
Бакчада иң иртә өлгерә торган җимешнең җәй башында, витаминнарның җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме бик зур. Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча. Бу хакта «Кызыл таң» сайты яза.
Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе...