Лимон бөтнеге нинди чирләрдән дәвалый?
Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, баш өянәгеннән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк авыртканда, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан, азканлылыктан һәм матдәләр алмашынуны яхшырту өчен файдаланалар. Бу хакта «Кызыл таң» яза.
Теш уртлары ялкынсынганда лимон бөтнеге белән авызны чайкаталар, чуан чыкканда – тәнгә сөртәләр. Спиртта эшләнгән төнәтмәсен ревматизм сызлауларыннан һәм нейромиозитлардан...