«Күршедән дә калмыйча, беренче булып утыртырга кирәк»: халык базарда нинди орлыклар ала
Әлегә үсентеләр сатуга бик чыгарылмаган иде, тик шулай да халык бакчачылык сезонына әзерләнә. Ә бит бакчачының мәшәкатьләре ифрат күп. Орлык, утыртырга үсентеләр сатып алудан башлап, көрәк белән тырма шикелле кирәк-яраклар әзерләүгә кадәр.
Без барган базарның сәүдә рәтләрендә төрлесеннән орлык суганы, бәрәңгесе сатучылар күренде. Быел орлык суганының килосы уртача 300-450 сумга кадәр икән. Сортына карап төрләнә. Кайберәүләр 200 сумга да тәкъдим итте. Ә орлык бәрәңгесенең килосы 80 сумнан иде.