Татарстан Язучылар берлеге, традиция буенча, һәр ел азагында әдәби ел йомгаклары ясый. 2024 ел «йомгакларын» Язучылар берлегенең чираттагы корылтае үз эченә алачак. Драматургия ягыннан докладны филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов ясаячак, дип игълан иттеләр Язучылар берлегенең идарә утырышында. Әлбәттә, бу чыгыш корылтай кысаларында, март аенда булачак. Әлегә редакциябезнең мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова әдәби елның «Драматургия» юнәлешенә үз нәтиҗәләрен ясады. Әлеге...