Хәлиуллиннар династиясендә – 10 буын һәм 2800 кеше. Ул үзе тегүчеләрнең дүртенче буынын, ә аның кызы инде бишенче буынны тәкъдим итә. Гөлфия Нургалиевна нәселе турында шулкадәр күп мәгълүмат җыя алуы турында «Челнинские известия» сайтына сөйләгән.
Гөлфиянең бабасы һәм аның ире – туганнар
Шәҗәрәнең башында авылда яшәгән 1730 елгы бабасының бабасы Мәкъсум тора. Аның беренче хатыныннан 7 баласы була, хатынының үлеменнән соң, ул икенче тапкыр өйләнә, һәм аның тагын 9 баласы туа: барлыгы 16.