Спектакльнең үзе турында сүз башлаганчы, Кариев театрының яңа сезонына багышланган матбугат конференциясеннән бер өзек китерәсем килә. Мин Кариев театрында үсмерләр тормышының бар якларын, шул исәптән рәхимсезлекне күрсәтүгә театрның карашын һәм андый спектакльләрнең булмавы турында сораган идем. Җаваплар түбәндәгечә иде:
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: Яшьләр өчен эшләгән театрда кыргыйлык, рәхимсезлек, начар күренешләргә мин һәрвакыт каршы. Драматургиядә бирелгән шартлар агрессиягә корылган пьесалар бар.