«Кабак бик күп авыруларны кисәтә. Шифасын тиз сизәрсез!» – дип яза «Кызыл таң».
Кабакның йомшак өлеше генә түгел, төше дә бик файдалы булуын күпләр беләдер, мөгаен. Алар В төркеме витаминнары: В1, В2, В3, В5, В6, шулай ук калий, магний, фосфор, тимер, бакыр, цинк, селен, май кислоталарына һәм бик күп аминокислоталарга бай.
Кабакның төше бавыр авыруларыннан файдалы. Ул йөрәк мускуллары эшенә һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозны профилактикалау өчен дә бик яхшы.