«Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган әдәбият һәм спорт бәйрәменең нигезендә, беренчедән, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм аның үрнәгендә язучылар, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренең ерак арага йөзүе ятса, икенчедән, үзара һәм китап укучылар белән әдәбият турында сөйләшүләр. Теләче районында тегесе дә, монысы да булды – барысы да канәгать!
Районның калфаклы мәдәният хезмәткәрләре кунакларны Теләче район чигендә түгәрәк икмәк һәм чәкчәк белән каршы алуын, Олы Мәтәскә...