Кайчак Аллаһ безгә һич көтмәгән-уйламаган җирдән әллә нинди бүләкләр ясап куя. Гап-гади авыл балаларын Мәскәүгә никах рәсмиләштерергә дип чакырсыннар әле! 12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә»Гаилә елы»на багышланган Бөтенроссия туй фестивале узды. Һәр көнне илнең төрле округларыннан яшь парлар өйләнеште. Данияр һәм Айгөл пары Идел буе федераль округына багышланган көнне Татарстанны тәкъдим итте.
Бу чараның максаты – Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү.