Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле 3 көн дәвамында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында концерт күрсәтте. Бу – коллективның Россия шәһәрләре буенча зур гастрольләре, ягъни, турне алдыннан яңа программаның презентациясе иде. Шулай итеп, ансамбль башта «Халкыбызның мирасы» программасы белән абонемент алып Филармониягә концертларга йөри торган иң зәвыклы тамашачы алдында сынау узды.
Программаның йөзек кашы «Аулак өй» булгандыр, мөгаен. Әйе, һәр район яки авыл...