Төбәкләрдә эшләүче татар оешмаларының үзара ызгышлары, бердәм булмыйча, икедән өчкә аерылырга тырышып ятулары турында соңгы арада күп сөйлиләр. Халык санын алудан соң татарларның кимүен дә шуның белән бәйләп аңлатучылар бар. Татарстаннан читтә булган, башка милләт арасында яшәүче татарларга киресенчә бердәм булырга кирәктер дә бит.
11-15 гыйнвар көннәрендә Новосибирск өлкәсендә көч-хәл белән концертлар куеп кайткан артистлар Нурзадә, Илшат Вәлиев һәм Әлфия Хәбибуллина «татар башын татар ашар» теориясен раслады гына.