«Ут эчендә татар кызлары»: Сабада көчле рухлы, батыр хатын-кызларны искә алдылар
Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларны барлау, аларның исемнәрен, тормыш юлын өйрәнеп, тарихта калдыру өчен, конференциянең нәкъ менә шушы юнәлеше булдырылган. Катнашучылар Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарын колачалады. Әлеге юнәлеш «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова теләктәшлеге белән булдырылган. Конференция Татарстан Язучылар берлеге белән дә берлектә уздырылды.
Без, Казаннан килүчеләр, сәгать 7 нче яртыда юлга кузгалып, 8дә Саба районы китапханәсе янында идек инде.