«Юлларда иң күп кагыйдә бозучылар – «BMW» йөртүчеләре»
Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш «BMW» һәм «Mercedes» йөртүчеләре боза. Мондый нәтиҗәгә «StopCityRacing» телеграм-каналы активистлары килде, алар июль аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы 100 меңнән артык карарны анализлаган. «StopCityRacing» – берничә ел дәвамында Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу видеоларын чыгаручы телеграм-канал. Әлеге видеолар ярдәмендә ГАИ хезмәткәрләре шактый гына кагыйдә бозучыларны табып...