Әтнә театры 106нчы сезонын Борис Васильевның «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты. Спектакльне лирик драма жанрында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.
Театр 106нчы сезонын Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе белән ачып җибәрде. Бу спектакль быел «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Көзгә театр бу спектакль белән «Федерация» фестиваленә Грозныйга барырга җыена, шулай ук Кудымкар шәһәренең «Сообщение» фестивале программасына да үткәннәр.