23 ноябрьдә кич белән Красноярск өлкәсенең Ужурский районында 17 яшьлек кыз мәете табылган. Ул дуңгызлар яши торган абзарда була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Фаҗига Ушканка авылында була. Баланың мәетендә бик күп урыннарда – башында һәм тәнендә тешләнгән эзләр табыла. Якынча версия буенча, аны дуңгызлар тешләгән.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, мәрхүмә кызның ата-анасы йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, дуңгызлар үстерә.