7 августта Красноярск краеның Боготольский районында авариядә 5 кеше һәлак була. Егетләр һәм кызлар дусларын җирләп кайтып килә торган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига кичке бишләр тирәсендә «Сибирь» Р-255 трассасында була. «Тойота» автомобиле «Скания» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән 19 яшьлек егет идарә итә, салонда 16 яшьлек үсмер һәм 18 дән 21 яшькә кадәрге өч кыз була. Алар барысы да үлә.
«Йөк машинасын йөртүчене дәваланырга өенә җибәргәннәр», – диелә хәбәрдә.