Телевизион тапшырулар алып баручы Луиза Закированы рус этрадасы артисты Глюкоза белән булган хәл пост язарга этәргән. Луиза җырчыларның чыгышлары өчен коточкыч зур суммалар сорап, тиешенчә чыгыш ясамауларын тәнкыйтьли. Шулай ук райдер темасына да кагылып үтә.
«Мин Глюкозаның иҗатын яратам. Аның җырлары, тышкы кыяфәте, гаиләсе белән мөнәсәбәтләре бары тик соклану хисләре генә уята иде. Ләкин! Бу очрак! Мин шокта. Юк, аның сәхнәдә нәрсә оештыруыннан түгел. Мин аларга түләнә торган суммалардан...