Танылган димче хатынның яндырылган мәете йөзләрчә чакрым ераклыкта табылды
Красноярскида 67 яшьлек димче хатын Нина К. мәете Иркутск өлкәсендә табылды. Эшмәкәр хатын 2023 елның 3 мартында югалгач, аны үтерүдә шикләнеп, 15 мартта танышы – 44 яшьлек ир-ат тоткарланган иде. Ул димчене үтерүен әйтте, тик мәетнең кайда булуын күрсәтмәде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
- «Өч тиен өчен борчылучы ирләрне яратмыйм». Танылган димче хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр, дип язган идек.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат корбанының «Мерседес» машинасын бер ишегалдында ташлап калдыра, аны табалар.