Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, кече фәнни хезмәткәр Люция Гыйниятуллина һәм эшмәкәр Ленар Нураниев белән бер атнага якын сәфәрдә булдык. Җирле тарихны өйрәнү, элемтәләр булдыру нияте белән башланган эш иде бу.
Дүшәмбе таңы атканда Казаннан биш кеше юлга чыктык. 9 сәгатьлек юлда саргаеп килә торган яфраклы урманнар әкрен генә далага алмашты. Саратовның кысан гына урамнарыннан туп-туры Җәмигъ мәчетенә килдек. Мәчет янындагы кафеда пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.